3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу дата аларның проблемаларына игътибар җәлеп итү, дәрәҗәләрен, хокукларын һәм иминлекләрен саклау өчен сәбәп. Көн темасының максаты – кеше хокукларын тулысынча һәм тигез үтәү, инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуы. Бу максат 1982 елда Генераль Ассамблея тарафыннан кабул ителгән Бөтендөнья инвалидлар белән эш итү программасында куелган иде.

Статистика нигезендә, хәзерге вакытта дөньяда 1 миллиардка якын инвалид яши. Россиядә шундый 12 миллионга якын кеше исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International