Республика медицина профилактикасы үзәгенең табиблары «ТР буенча ФЯКХ Уку үзәге» ӨҺББ ФАУ тыңлаучылары өчен ВИЧ-йогышны һәм СПИДны профилактикалау буенча видеолекторий уздырдылар.
«СПИДны профилактикалау» дигән презентациядә ВИЧ-йогышка һәм СПИДка кагылышлы актуаль проблемалар ачылды. Аеруча Татарстан Республикасындагы статистика, үсеш куркынычы факторлары, вирусның симптомнары һәм аны кисәтү буенча профилактик чаралар турында җентекләп сөйләнде.