Сессия вакытында сәламәт туклану серләре

2023 елның 22 декабре, җомга

Сессия вакытында студентларның туклануы физик һәм психик сәламәтлекне саклауда мөһим роль уйный. Сессия барышында студентлар имтиханнар һәм төрле тапшырылмаган эшләр аркасында стрессның артуына дучар булалар. Бу чорда туклануга аерым игътибар бирергә кирәк.
 
Дөрес туклану концентрацияне, хәтерне яхшыртырга һәм энергияне арттырырга ярдәм итә. Җиләк-җимеш, яшелчәләр, аксым, майлар һәм углеводлар кебек туклыклы матдәләр ашау мөһим.   

- Сессия вакытында стресс һәм вакыт җитмәү сәбәпле мин еш кына начар тукланам: фастфуд ашап газлы су эчәм. Бу миңа энергияне кыска вакыт эчендә күтәрергә булыша, ләкин аннан соң мин тиз арам, хәлсезләнәм. Әлбәттә, бу дөрес түгел. Әмма сессия вакытында сәламәт туклануы бик авыр бирелә”, - дип уртаклашты КФУ студенты Адилә Илалова. 

- Сессия вакытында начар туклану студентларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Күп күләмдә тиз углеводлар, шикәр һәм кофеин ашау энергияне вакытлыча гына көчәйтә, аннары хәл бетәргә мөмкин. Бу концентрация һәм хәтер дәрәҗәсенең кимүенә, физик хәлнең начарлануына китерә, - дип аңлатты гигиена белеме табибы Роза Алимова. 

Аеруча уку һәм имтиханнар чорында, студентларга суның көндәлек нормасын эчәргә киңәш ителә.

Моннан тыш, артык кофеин, шикәр һәм тиз углеводлардан тыелып тору мөһим.

Әйтмичә булмас, студентлар сессия вакытында регуляр рәвештә ашарга тиеш, чөнки дөрес туклану - энергияне һәм концентрация дәрәҗәсен сакларга ярдәм итә. 

Шуны да онытмаска кирәк: сәламәт туклану студентларның гомуми сәламәтлегенә йогынты ясый. 

Укучылар һәм студентларга имтихан, контроль эшләрдә уңышлар телибез! Онытмагыз, яхшы укуның төп сере - сәламәтлек турында кайгырту!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International