Казан үз тарихында дүртенче тапкыр синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын кабул итте. Элегрәк ярышлар Татарстан башкаласында 2013, 2014 һәм 2018 елларда үткәрелгән иде.
Гадәттәгечә, турнирның медицина тәэмин ителешен Республика медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләреннән төзелгән Мобиль бригада гамәлгә ашыра.
Шуны билгеләргә кирәк, спорт-массакүләм чараны медицина белән тәэмин итү бурычы булып спортчыларның сәламәтлеген саклау, имгәнүләрне һәм авыруларны кисәтү, шулай ук ярышларда катнашучылар тарафыннан югары нәтиҗәләргә ирешү өчен иң уңай шартлар тудыру тора.