Югары уку йортлары студентлары арасында иң яхшы лекция материалларын сайладылар

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Республика медицина профилактикасы үзәге Республика иң яхшы лекция материалына карау-конкурсының II йомгаклау турына йомгак ясады. Конкурста Казан дәүләт медицина университетының һәм Казан (Идел буе) Федераль университетының 16 студенты катнашты. Бәйге «Хәрәкәт - тормыш ул »темасына багышланган иде.

Иң яхшы лекция материалына конкурслар «РМПҮ» ДАССУ җирлегендә инде 17 ел дәвамында үткәрелә. Анда 400дән артык студент катнашты.

Авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләрендә гигиеник тәрбия бирүне һәм халыкны укытуны уздыруның мөһим шарты булып лекция материалын профессиональ хәзерли белү һәм нәтиҗәле итеп бәян итә белү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International