Казан шәһәренең ДПОда профилактик эш өчен җаваплы медицина хезмәткәрләре өчен методик семинар

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

«Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССОда Казан шәһәренең ДПОда профилактик эшне оештыру өчен җаваплы медицина хезмәткәрләре өчен методик семинар узды.

Семинар программасында темалар яктыртылды:

  • Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне – 26 июнь. Лектор – «ТР ССМ РНД» ДАССОның баш табибы урынбасары С.М. Криницкий.
  • «Абортларны профилактикалау» - «Миңа тормыш бүләк ит» Бөтенроссия акциясенә - 8 июльдә. Лектор – Казан шәһәренең 13 нче номерлы хатын-кызлар консультациясе мөдире Д.Б. Вилданова.

Докладчылар үзләренең презентацияләрендә аңлаешлы-информатив формада әлеге темаларны яктырттылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

 Чара ахырында «Умиление» ана һәм балачакны яклау үзәге президенты Э.Р. Белянкина чыгыш ясады. Ул «Умиление» үзәге эше һәм Татарстан Республикасында абортларны комплекслы профилактикалау проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Семинар нәтиҗәле эш шартларында узды, барлык катнашучыларга әлеге тематика буенча «РИС һәм МПҮ» ДАССОсы чыгарган мәгълүмати методик материаллар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International