Спиртлы эчемлек - психоактив матдәләрнең иң таралган формаларының берсе. Бу күп иҗтимагый вакыйгаларның, очрашуларның, бәйрәмнәрнең аерылгысыз өлеше. Әмма кешеләр еш кына спиртлы эчемлекнең зыян китерүе турында уйламый. Аларның берсе: артык тән авырлыгы. Артык тән авырлыгы төрле авыруларга китерергә мөмкин (шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм югары кан басымы). Моннан соң киләсе сорау туа: спиртлы эчемлекләрнең матдәләр алмашына нинди тәэсире бар?
Беренчедән, спиртлы эчемлекләрнең калорияләре күп. Белгәнебезчә, углеводларда 1 граммга 4 калория һәм майларда 1 граммга 9 калория булса, спиртлы эчемлекләрдә 1 граммга 7 калория бар икән. Димәк, спиртлы эчемлекләр өстәмә калорияләр бирсә дә, анда бер дә файлары матдәләр юк.
Икенчедән, спиртлы эчемлек организмның азык эшкәртүенә начар тәэсир итә. Беренче итеп бу эчемлек бавырда эшкәртелә. Бу процесс барышында ацетат барлыкка килә. Әлеге матдә энергия чыганагы буларак икенче планда кулланыла. Нәтиҗәдә, организм төп энергия чыганагы буларак майлар яки углеводлар түгел, ә асетат куллануны өстен күрә. Бу организмда майлар һәм углеводлар сакланачагы турында әйтә, шул рәвештән тән авырлыгы да арта.
Өченче аспект - спиртлы эчемлекләр. Кеше исергәндә, аларның аңы һәм рациональ карар кабул итү контроле кими. Бу аеруча югары калорияле ризыклар ашау-эчүгә китерергә мөмкин, шул исәптән тән
авырлыгы арта ала.
Спирт организмдагы гормональ баланска тәэсир итә. Ул кандагы инсулин дәрәҗәсен арттырып тәндә май чыганакларын барлыкка китерә. Моннан тыш, спиртлы эчемлекләр матдәләр алмашын да акрынайтырга мөмкин, бу калорияне арттыруга гына түгел, шулай ук активлыкның кимүенә китерә.
Бүгенге көндә кешеләр спиртлы эчемлекнең зарарлыгын аңлый һәм бу начар гадәттән баш тарта. Сәламәтлекне саклау һәм аның турында кайгырту - мөһим, һәм хәмер эчүне туктату - бу юлда төп адымнарның берсе.