Яшүсмер организмына спиртлы эчемлекнең йогынтысы

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Спиртлы эчемлек - бөтен дөньяда киң таралган һәм куркыныч бәйлелекләрнең берсе. Күпчелек илдә хәмер өчен яшь чикләүләре булса да, яшүсмерләр спиртлы эчемлекләрне курыкмыйча эчә шул рәвешле үзләренең сәламәтлегенә дә зыян китерә.
 
"Яшүсмернең организмына спиртлы эчемлекнең йогынтысы" - аерым игътибар таләп итә торган тема. Үсмер организм үсеш процессында булганга, аңа хәмернең йогынтысы да олы кешенең организмына караганда күпкә зарарлырак булырга мөмкин.
 
Яшүсмер организмына спиртлы эчемлекнең төп йогынтысы - нерв системасының зарарлануы. Хәмер яшь кешенең баш миенең эшләвенә тискәре йогынты ясый. Бу хәтер, игътибар һәм хәрәкәтләрне координацияләү проблемаларына китерергә мөмкин.

Нерв системасы өлгереп бетмәү сәбәпле, яшүсмерләр психикасына спиртлы матдәләрнең йогынтысы җитдирәк тә була ала. Нерв системасыннан тыш, хәмер бавырга деструктив йогынты ясый. Яшүсмер бавыры тулысынча формалашмагач, бавыр спирт токсиннарын яхшы эшкәртергә, организмнан чыгарырга сәләтле түгел. Күп күләмдә хәмер эчүче яшүсмерләр төрле бавыр авырулары белән интегергә мөмкин. Моннан тыш, спиртлы эчемлек ашкайнату системасының эшен боза.
 
Хәмернең кан әйләнеше системасына йогынтысы шулай ук зарарлы. Спиртлы эчемлекне кулланучы яшүсмерләрдә йөрәк аритмиясе, югары кан басымы, шулай ук киләчәктә йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килә ала. Яшь төркемдә спиртлы эчемлекләр куллану өлкәннәргә караганда 3-4 тапкырга тизрәк бәйлелек тудыра һәм дәвалануга зур көч таләп итә.

Шулай итеп, кешеләрнең сәламәтлегенә спиртлы эчемлекнең йогынтысы шактый. Истә тотарга кирәк, шәхси мисал аша гына без башкаларда сәламәтлеккә карата җитди мөнәсәбәт уята алабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International