Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (БСГБ) – бөернең һәм башка органнарның кечкенә кан тамырлары зарарлануы белән була торган авыр йогышлы авыру ул.
Геморрагик бизгәк белән зарарлану нидән гыйбарәт?
Авыру йоктыртучы – вирус, табигатьтә кыргый хайваннар популяциясендә саклана. Идел буе федераль округында кешеләр күбесенчә кызгылт сары кыр тычканнарыннан зарарланалар, калган очракларда – тычканнардан һәм кыр тычканнарының башка төрләреннән. Кызгылт сары кыр тычканы гомерлеккә вирус йөртүче булып тора һәм үзенең бүлендекләре белән әйләнә-тирә предметларны БСГБ вирусы белән актив зарарландыра.
Кешеләрнең тычкан бизгәге белән авырып китү куркынычы бик югары. Ешрак 20 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге ир-кешеләр авырыйлар. Тычкан бизгәге җәйге-көзге чорда ешрак күзәтелә. Халык, нигездә, бакчаларда эшләгәндә, урманга йөргәндә зарарлана.
Инкубация чоры 7 көннән алып 45 көнгә кадәр тәшкил итә, гадәттә – 2-3 атна. Авыру кискен 39-40 С° температурага кадәр күтәрелүдән башлана, ул бу дәрәҗәдә 5-9 көн тора. Калтырау, баш авырту, мускулларда авырту, битнең шешенүе, тамак кызару, күзнең кан тамырлары киңәю, конъюнктивит барлыкка киләләр. Авыру кеше башта ярсына, аннары апатия башлана, аңны югалтуы ихтимал. 3-4нче көннән башлап авыруның хәле начарлана, күп тапкырлар косарга мөмкин. Иңбашы өлкәсендә һәм култык астында вак тимгелләр рәвешендә геморрагик синдром барлыкка килә; борын һәм ашказаны-эчәк кан агуы билгеләп үтелә. Шул ук вакытта бил өлкәсендә, эчтә авыртулар күзәтелә, сидек күләме тәүлегенә 300-500 миллилитрга кадәр кими. Исән калганнарның хәле 9-13 көннән башлап акрынлап яхшыра башлый. Үлүчеләр саны 3-10% тәшкил итә.
Терелүчеләр ел дәвамында диспансер күзәтүендә торалар, квартал саен алар сидек, артериаль кан басымын үлчәтеп, нефролог, окулист тарафыннан карап тикшерелергә тиешләр.
Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Антибиотиклар белән вакытында дәвалану әлеге куркыныч авыруның үсешен булдырмый калырга мөмкин.