Иммунитетны ныгытуга 6 гади алым

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, кешеләрнең нибары 10%ы бөтен авырулардан диярлек яклый торган көчле иммунитет белән мактана ала. Тагын 10%ы тумыштан килгән иммунодефицитка ия – бик еш авырый. Калган 80%ының иммун системасы көче яшәү шартларына һәм рәвешенә бәйле. Иммун системасын сакларга һәм ныгытырга 6 гади кагыйдә ярдәм итәчәк.

1.Тулы кыйммәтле сәламәт туклану.

2.Яхшы җилләнгән бүлмәдә тәүлегенә 8 сәгатьтән дә ким булмаган йокы.

3. Организмдагы файдалы бактерияләрнең үсүен арттыручы продуктлар: суган һәм суган-порей, сарымсак, артишок һәм бананнар ашау.

4. Иммунитетны күтәрүче эхинацея, женьшень, солодка,элеутерококк, лимонник кебек табигый чараларның үлән төнәтмәләрен эчәргә. Аларны дәвалау максаты белән дә, профилактика максаты белән дә кулланырга мөмкин.

5. Йөзү, коену һәм контраст душлар ныгырга ярдәм итәчәк. Югары һәм түбән температураларны чиратлаштыру – иммун системасының искиткеч тренировкасы. Мунчаның һәм саунаның яхшы чыныктыргыч тәэсире бар. Мунчага яки саунага йөрү мөмкинлеге булмаса, гадәти контраст душ туры килә.

6. Физик күнегүләр файдалы: гимнастика, аэробика, фитнес, йөгерү, йөзү, озак вакыт җәяү йөрү, шейпинг, тренажерлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International