Еш кына кышкы чорда урамда яки ачык спорт мәйданчыкларында яшь һәм яшь булмаган кешеләрне баш киемсез очратырга мөмкин.
Фәнни расланган - баш киемнәрсез йөрергә мөмкин булган иң түбән температура минус 5 градус Цельсия буенча, иң мөһим шарт - һава торышы коры булырга тиеш, кар, яңгыр яки җил килә икән, баш киемен плюс температурасын вакытында да кияргә кирәк.
Тән температурасы тошү иммунитетның гомуми кимүе һәм кискен ялкынсыну процессларының үсеш куркынычын тудырырга мөмкин.
Юеш баш белән урамга чыгу отит һәм фурункул үсешенә китерергә мөмкин. Туңу баш мие кан тамырларының артык кабынуы һәм спазм аркасында ишетү нервылары бозылуына китерергә мөмкин, моннан колакларда тавыш барлыкка килә һәм ишетү кискен кими. Бу күренеш сенсоневраль тывыш ишетмәү дип атала. Баш мие кан нервыларының кан белән тәэмин итүнең бозылуын түзми, шуның аркасында үлә һәм эчке колакта (улиткада) җепселле күзәнәкләр яңадан торгызылмый диярлек. Колак, ишетү юллары, борын куышлыгы, тамак миндалиналарыбер берсенә бик якын урнашкан. Әгәр берәр урын ялкынланып авырта башласа, инфекция шунда ук башкаларына да күчә. Нәтиҗәдә, кискен урта отит кына түгел, ә ангина да, борында - гайморит, фронтит һәм башка авыртулар барлыкка килергә мөмкин.
Уңайлы һәм җылы баш киеме сәламәтлекне саклый. Үзегезне саклагыз!