Сак булыгыз, грипп!

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Әгәр гаиләдә грипп белән авыручы барлыкка килгән икән, аны мөмкин кадәр изоляцияләргә, савыт-саба, сөлгеләр һәм борын яулыклары бүлеп бирергә кирәк. Кичекмәстән табибны өйгә чакыртырга кирәк. Табиб авыруга дәвалануны билгеләячәк һәм башка гаилә әгъзалары өчен профилактик чаралар тәкъдим итәчәк. Табиб киңәш иткән очракта, госпитализациядән баш тартмагыз.

Авыруның борын яулыкларын, сөлгеләрен, урын-җир кирәк-яракларын кулланганнан соң кайнатырга кирәк. Бинаны ешрак җилләтергә һәм көненә кимендә 2 тапкыр дезинфекция чараларын куллану белән дымлы җыештыру үткәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International