Татарстан Республикасында 2020 елда 16 мартыннан 25 мартка кадәр Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә туры китерелгән туберкулезны профилактикалау буенча тематик ункөнлек үткәрелә - 24 мартта

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме буенча ел саен 24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

  Туберкулез - ул җир шары халкы арасында киң таралган һәм мең еллар дәвамында яши торган йогышлы авыру. Дөньяда хәзер 30 миллионнан артык туберкулез белән авыручы исәпләнә.

Иң эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген югалту сәбәбе булып тора – 18 яшьтән 40 яшькә кадәр. Туберкулез таякчыгы организмга эләгеп, анда гомер буе кала һәм теләсә кайсы вакытта авыруны китереп чыгара ала. Авыру килеп чыга яки юк – организмның торышына бәйле. Төрле хроник авырулар, стресслар, арыганлык, көчсезләнгән иммунитет белән зәгыйфьләнгән кеше туберкулез белән авыру куркынычы зур.

  Туберкулезны вакытында ачыклауның төп ысулы булып флюорография тора. Туберкулезның мәкере аның башлангыч формалары сизелми дә калудан гыйбарәт. Кеше үзен бик сәламәт хис итә, бернәрсәгә дә зарланмый, ютәл дә юк – бары флюорография гына вакытында диагноз куярга һәм дәвалый башларга мөмкинлек бирә. Ел саен системалы массакүләм флюорография тикшерүләре кертелгәннән соң гына, чыннан да, озак вакыт ютәл, ял итү, йомшаклык, ябыгу, тән температурасының күтәрелүе барлыкка килгән очракта, туберкулезның киң таралган формалары белән авыручылар санын киметергә мөмкин булды.

  Туберкулез белән авыручылар туберкулезга каршы диспансерлар күзәтүе астында торалар, махсус хастаханәләрдә озак дәвалау курсы уза. Әмма дәвалауның нәтиҗәсе пациентның үзенә, аның үз сәламәтлегенә мөнәсәбәтенә, дәвалаучы табиб билгеләгән барлык рекомендацияләрне җаваплы үтәүгә генә бәйле.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International