24 март-Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

2020 елның 24 марты, сишәмбе

2020 елда Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне "эшләргә вакыт! Туберкулезны бетерергә вакыт».

Туберкулез дөньяда иң куркыныч һәм киң таралган инфекция булып кала. Көн саен бу чир белән 30 меңгә якын кеше авырый.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә яңгыраган рәсми мәгълүматларга караганда, 2019 елда Татарстан Республикасында туберкулез белән авыручылар саны, 2018 ел белән чагыштырганда, 2,7% ка кимүгә ирешелгән, ул 100 мең кешегә 28,8 тәшкил иткән (2018 ел-29,6; 2017 ел – 100 мең кешегә 33,5). Республикада туберкулез белән авыручылар саны Россия Федерациясендәгегә караганда 33,3% ка кимрәк (44,4) һәм Идел буе Федераль округындагыга караганда 31,3% ка кимрәк (43,1). Туберкулез белән авыручы ир-атлар саны хатын-кызлар арасында авыручылар саныннан 2,5 тапкыр артыграк.

2019 елда туберкулездан үлүчеләр саны 2018 ел белән чагыштырганда 6,9% ка кимегән һәм 100 мең кешегә 2,7 не тәшкил иткән (2018 елда – 2,9; 2017 елда – 4,0).

Авыручыларның гомуми саныннан, 0-17 яшьлек балалар 3,3% тәшкил итә (2016 ел – 4,7%; 2017 ел – 3,2%; 2018 ел – 2,9%). Туберкулез белән 0-17 яшьләрдә авыручылар саны 10,0% ка артты (4 очракка), яшүсмерләр яшендәге балалар хисабына (2 тапкырдан артык). 2019 елда туберкулез белән авыручылар арасында 2 кеше Россия гражданнары булып тормый (Таҗикстан).

Соңгы елларда бөтен дөнья медикларының даруларга бирешми торган, дәвалануга авыр бирелүче авыру формаларының ешлыгы артуы борчуга сала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2030 ел башына дөньяда туберкулез эпидемиясен җиңү бурычын куйды.

Белешмәлек

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International