«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССО җирлегендә методик семинар узды

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Семинар программасында 29 сентябрь – Йөрәк көненә һәм 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көненә багышланган темалар яктыртылды.

Өлкәннәрнең сәламәтлеге темасын Казан шәһәренең 10нчы номерлы ШП табиб-педиатры А.Ш. Дәүләтьярова яктыртты. Үз чыгышында ул гериатрия кабинеты эшчәнлеге, 65 яшьлек бусаганы атлаган пациентларга табиб ярдәме турында сөйләде.

«Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау» темасы буенча 7нче номерлы ШКХ кардиология бүлегенең мөдире вазыйфаларын башкаручы М.А. Собанова чыгыш ясады. Үз чыгышында ул йөрәк авыруларын профилактикалау, ССЗГА китерә торган төп риск факторларына кагылды һәм икенчел профилактика буенча киңәшләр бирде.

Семинар барышында лекторларга тематик сораулар бирелде, аларга тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International