Бүген «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОна «Бурятия Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика табиб-физкультура диспансеры» ДАССОның спорт медицинасы бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы А.Д. Леонтьев дустанә визит белән килеп китте.
Андрей Дмитриевич Казанга Бурятия Республикасы, Улан-Удэ шәһәре хатын-кызлар җыелма командасы белән Бөтенроссия ярышларына килде.
Очрашу табиблар, кунакны спорт медицинасы бүлегенең эше белән таныштырдылар, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче затларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Соңыннан ике Республика сувенирлары белән алмаштылар.