«Бердәм Россия» нең Татарстан Республикасында Алексеевск районында «Сәламәт киләчәк» Федераль Партия проектының Иҗтимагый Советы утырышы узды

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОсы Алексеевск муниципаль районының мәдәният йортында узган «Сәламәт киләчәк» Федераль Партия проектының Иҗтимагый Советы утырышында катнашты.

Чарада түбәндәге мәсьәләләр каралды: «Татарстан Республикасы белем бирү учреждениеләрендә эпидемиологик иминлек, Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә профилактик чаралар.

Совет утырышында: Татарстан Республикасында «Сәламәт киләчәк» Федераль Партия проектының Иҗтимагый Советы Рәисе-җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, сәламәтлекне саклау буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы – Борис Менделевич, Казан шәһәре Думасы депутаты, шәһәрлеләрнең сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия рәисе, «Сәламәт киләчәк» партия проекты координаторы, «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның баш табибы. – Рафаэль Шәвәлиев, гигиена кафедрасы доценты, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺБ ФДБМУнең «Сәламәтлек саклауда сакчыл технологияләр» укыту-методик үзәгенең җитәкчесе – Игорь Бурыкин, «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОсы, гигиена тәрбиясе буенча табиб Лилиана Нестерова һәм Иҗтимагый советның башка әгъзалары, шулай ук Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетының белгечләре, мәгариф һәм сәламәтлек саклау экспертлары.

«ТР гомуми белем бирү оешмаларында профилактик чаралар» презентациясендә «РМПҮ» ДАССО табибы урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында профилактик эшнең төп юнәлешләре турында сөйләде, балалар һәм яшүсмерләрдә сәламәтлекне саклау һәм ныгыту максаты белән сәламәт яшәү рәвеше нормаларын үтәүгә игътибарны юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International