“Йөрәкне саклап” профилактик акцияләре Казан шәһәренең эре сәүдә үзәкләрендә узды

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

2020 елның 29 сентябрендә, “Йөрәкне саклап” Бөтенроссия акциясе чикләрендә, «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОсы, «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә, Казан шәһәренең «Мега», «Кольцо» сәүдә үзәкләрендә 15:00 дән 19:00гә кадәр халык өчен мәгълүмат-пропаганда чаралары оештырдылар һәм үткәрделәр.

Акция барышында волонтерлар-медиклар 480 кешенең танып-белү квестын үткәрделәр, артериаль кан басымын үлчәделәр һәм барлык теләүчеләргә 550 данә күләмендә профилактик юнәлештәге әдәбият («Йөрәкне саклап» листовкалар) тараттылар. Акция белән барлыгы 1350 кеше колачланган, әлеге акцияләрне уздыру инсульт һәм инфаркт кебек кискен халәтләрне тану күнекмәләренә өйрәтүгә, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауның аерылгысыз өлеше буларак сәламәт яшәү рәвеше ролен билгеләүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International