ТР мәчетләре имамнары катнашында ТР ҮРХ өчен җаваплы кешеләр өчен семинар-киңәшмә

2020 елның 2 октябре, җомга

«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССО «Өлкән яшьтә йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау» дигән ел декадасы һәм «Йөрәк көне - 29 сентябрь» чикләрендә Республиканың 8 районы мәчетләренең имамнары катнашында онлайн-режимда киңәшмә уздырды.

Чара программасы нигезендә актуаль темаларга 2 лекция тыңланылды. Лектор Л. Фейсханова, ТР ССМ гомуми табиб практикасы буенча баш штаттан тыш белгеч, медицина фәннәре кандидаты, «КДМУ» ЮҺБ ФДБМУнең госпиталь терапиясе кафедрасы доценты " Йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалау" темасы белән чыгыш ясады, лектор Е.Гомзина, медицина фәннәре кандидаты, «КДМУ» ЮҺБ ФДБМУнең профилактик медицина кафедрасы ассистенты, табиб-диетолог «Рациональ һәм балансланган туклану нигезләре» дигән презентация тәкъдим итте.

Лекторларның чыгышларыннан соң Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы «Тарихи» мәчете имам-мөхтәсибе А.Зиннәтуллин катнашында «Хәләл туклану»темасы буенча фикер алышу булды.

Чара «РМПҮ» ДАССОның гигиена тәрбиясе буенча табибы Р.Харисова чыгышы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International