Буын авыруларын профилактикалау буенча лекторий үткәрелде

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Бүген 2020 елның 14 октябрендә «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССО белгечләре «Волонтерлар – медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә «Буын авыруларын профилактикалау» темасы буенча лекторий һәм «Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте» («ВОГ»ҖЧҖнең ТРО ОООИ) Бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмасының Татарстан Республика бүлегендә катнашучылар өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс үткәрделәр.

Татарстан Республикасы волонтер-медиклары буын авыруларын профилактикалау турында, иртә симптомнар, тикшерүнең төп ысуллары турында сөйләделәр. Скандинавия йөреше белән ничек дөрес итеп шөгыльләнергә кирәклеген күрсәттеләр.

Лекторий ахырында барлык катнашучыларга күргәзмә мәгълүмати-методик әдәбият, «скандинавия йөреше кагыйдәләре», «йөрәкнең ишемик авыруын профилактикалау» белешмәлекләре, «артериаль кан басымын үзконтрольдә тоту көндәлеге» брошюрасы, «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОсы чыгарган «йөрәкне саклап»листовкасы өләшенде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International