«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның хезмәткәрләре «Балкыш» фестивале лауреатлары

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

«SuperSTAR» бию коллективы «Хореография» номинациясендә «Балкыш» ("Сияние") Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның VI республика фестиваленең лауреаты булды. Әлеге иҗади коллективның катнашучылары - "Республика медицина профилактикасы үзәге"ДАССОның хезмәткәрләре Ждановлар Наилә Ибраһим кызы һәм Анатолий Николаевич.

Быел «Балкыш -2020» әһәмиятле даталарга - ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм тагын бер сәбәп-«Казанга хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелүгә багышланды. Фестиваль онлайн-трансляциядә узды.

«РМПҮ» ДАССО коллективы чын күңелдән котлый һәм нык сәламәтлек, иминлек, иҗади уңышлар, барлыгы иң яхшыларын тели. 6 елдан артык инде Ждановлар гаиләсе күп кенә мәдәни чараларда катнаша, аларга шул ук ритмда калырга, мәхәббәт, шатлык һәм оптимизм телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International