«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССО белгечләре тарафыннан Казан ш. һәм ТР районнарының ДПУ да профилактик эш өчен җаваплы медицина хезмәткәрләре өчен он-лайн режимында методик семинар оештырылды һәм үткәрелде.
Семинар программасына «Күрү органнары авыруларын профилактикалау», «Яшь затлар арасында йөрәк - кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалау» темалары кертелгән.
Тыңлаучылар алдында түбәндәгеләр чыгыш ясадылар: табиб нейроофтальмолог, «КДМУ» ЮҺБ ФДБМУнең офтальмология кафедрасы ассистенты, сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча ТР яшьләр хөкүмәте Киңәшчесе Миңнуллина Э. Р., медицина фәннәре кандидаты, КДМУ ЮҺБ ФДБМУнең госпиталь терапиясе кафедрасы доценты, ТР ССМ гомуми табиб практикасы буенча баш штаттан тыш белгеч Фейсханова Л. И.
Лекция ахырында барлык катнашучыларга «Күрү органнары авыруларын профилактикалау», «Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау» темалары буенча «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОсы оештырган электрон видеоматериаллар җибәрелде.