«Наше время – Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивален уздыру кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән, 2020 елның 21 ноябрендә 18:00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында фестивальнең зона этабы гала-концерты узачак. 30 ноябрь көнне 17:00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында йомгаклау гала-концерты узачак.
Шул исәптән, фестиваль он-лайн режимында үткәрелә һәм гала-концертларның иҗади номерларын карау теләге булган һәркем өчен ачык булачак.
Фестиваль турында тулырак мәгълүмат рәсми сайтында: http://bzzm.ru/