"Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның хезмәткәрләре синхрон йөзү буенча Россия чемпионатында медицина тәэминатын гамәлгә ашыралар

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

2020 елның 24-28 ноябрендә су спорт төрләре Сараенда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында синхрон йөзү буенча Россия Чемпионаты уза.

Ярышлар программасына төркемнәр ярышлары (техник һәм ирекле программалар), соло чыгышлары (техник һәм ирекле программалар), дуэтлар һәм катнаш дуэтлар ярышлары (техник һәм ирекле программалар), комби, акробатик төркемнәр ярышлары керә.

«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОсы ярышларны табиб һәм шәфкать туташы составында мобиль медицина бригадасы белән медицина белән тәэмин итүне гамәлгә ашыра.

Спорт-массакүләм чараны медицина белән тәэмин итү бурычы-кирәк булганда кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International