2020 елның 3 декабрендә «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССО «Метроэлектротранс» МУП белән берлектә «КДМУ» ЮҺБ ФДБМУ һәм «Казан театр көллияте» урта һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ярдәме белән Бөтендөнья инвалидлар көненә, зарарлы гадәтләрдән баш тарту көненә һәм COVID инфекцияне профилактикалау көненә багышланган акция оештырдылар. Чара Казан Метрополитенының «Габдулла Тукай мәйданы» станциясе территориясендә узды.
Акция программасында: «РМПҮ» ДАССОсы чыгарган әдәбият тарату, социологик сораштыру, шәхси консультация бирү, һава шарларын киендерү (сулыш алу күнегүләренең файдасын күрсәтү өчен). Акциядә уку йортлары волонтерлары катнашты.