ТР ДПОның акушер-гинекологлары һәм хатын-кыз консультацияләре психологлары өчен он-лайн режимында методик семинар

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

«Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССО белгечләре ТР дәвалау-профилактика оешмаларының табиблары акушер - гинекологлары һәм хатын-кызлар консультацияләре психологлары өчен он-лайн режимында методик семинар оештырдылар һәм үткәрделәр.

Семинар программасына түбәндәге темалар кертелгән: «Йөкле хатын-кызның эмоцияләре белән идарә итү-имин бала табуның нигезе», «ТР ДПОның акушер-гинекологлары һәм хатын-кыз консультацияләре табибларының команда эше моделе», «Хатын-кызның репродуктив сәламәтлеген саклау өчен инструментлар».

Тыңлаучылар алдында Казан шәһәренең «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның клиник психологы Савельева Т. В., «Умиление» гаиләне, аналыкны һәм балаларны яклау үзәге КБАО президенты Белянкина Э. Р., «РҖС һәм МПҮ» ДАССОның халыкка гигиена тәрбиясе буенча табибы Харисова Р. М. чыгыш ясадылар.

Лекция ахырында барлык катнашучыларга электрон адресларга материаллар (презентацияләр), тематик видеоматериаллар җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International