Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "түгәрәк өстәл" утырышы

2021 елның 26 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Гомуми белем бирү оешмаларында сәламәтлек торышы буенча төрле медицина төркемнәренә керүче балалар өчен физик культура белән шөгыльләнүне оештыру турында» темасына «түгәрәк өстәл» утырышы узды. Инициатор булып РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, социаль сәясәт комитеты әгъзасы Ольга Павлова чыгыш ясады. Сөйләшүгә республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, фәнни һәм педагогик бергәлекләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, кайбер мәктәпләрнең физкультура укытучылары чакырылган иде.

Түгәрәк өстәл кысаларында ТР ССМ һәм РФ ССМ Идел буе федераль округындагы спорт медицинасы һәм дәвалау физкультурасы буенча баш штаттан тыш белгеч, «РИС һәм МПҮ» ДАССОның спорт медицинасы буенча баш табиб урынбасары Садыкова Римма Сәип кызы «Белем бирү оешмаларында сәламәтлек торышы буенча төрле медицина төркемнәренә караучы балалар өчен физик культура белән шөгыльләнүне оештыру турында» доклад белән чыгыш ясады.

Светлана Захарова, нәтиҗә ясап, бүгенге көндә булган проблема буенча беренче тапкыр гына фикер алышу узганын билгеләп үтте һәм коллегаларын социаль сәясәт комитеты адресына үз тәкъдимнәрен юлларга чакырды. Төрле медицина төркемнәренә караган балалар өчен физик культура белән шөгыльләнүне оештыру мәсьәләләрен профильле комитетның бер утырышында карау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International