Казанда 3-9 апрельдә йөзү буенча Россия чемпионаты бара. Әлеге ярыш Токиода узган XXXII Олимпиада уеннарында, 2021 елның 23 июленнән 8 августына кадәр, 2021 елның 10-23 маенда Будапештта узачак су спорт төрләре буенча Европа чемпионатында, 2021 елның 6-11 июлендә Римда йөзү буенча Европа беренчелегендә (2003-2006 елгы егетләр, 2004-2007 елгы кызлар), 2021 елның 18-29 августында Чэнду шәһәрендә узачак 32 нче Бөтендөнья җәйге универсиадасында катнашачак йөзү буенча Россия җыелма командалары составын формалаштыру өчен сайлап алу ярышлары булып тора.
.jpeg)
Чемпионат су спорт төрләре Сараенда уза, анда Россия Федерациясенең 58 субъектыннан 600дән артык иң көчле йөзүче катнаша, шулай ук ярышларга чит ил спортчылары да кертелгән.
«Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССОсы ярышларны турыдан-туры спорт мәйданчыгында булган мобиль бригада белән медицина белән тәэмин итә.