Татарстан Республикасының шәһәр һәм муниципаль районнарында 2021 елның 4 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» дигән Бөтенроссия акциясе узды

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Сәламәтлек маршрутына барлык теләүчеләр дә кушылды. Яр Чаллы шәһәрендә әлеге чара яр буе урамында узды. Габдулла Тукайның «Тәүбә» мәчете скверыннан «Дельфин» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә кадәр. Түбән Камада акциядә катнашучылар "Шифалы" санаторий-профилакторийдан Красный Ключ поселогының яр буена һәм кирегә старт алдылар. Әлмәттә 10 000 адым «Буалар каскады» паркында - «Юбилейный» Спорт сарае артында - Бигаш – музыка көллияте – стадионда узды.

Старт алдыннан барлык катнашучылар кан басымын үлчи, ГТО нормативларын тапшыра алдылар. Чара сәламләү сүзе, флэшмоб, инструкторлар җитәкчелегендә массакүләм зарядка, «Скандинавия йөреше» буенча мастер-класс белән үрелеп барды.

«Тормышка 10 мең адым» Бөтенроссия акциясе Россия Федерациясенең берничә йөз шәһәре һәм торак пунктларында «Без бергә сәламәтлек артыннан атлыйбыз!». Сәламәт буласың килсә, адымнарыңны, ким дигәндә, 10 мең, дип сана, дип киңәш итә белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International