Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында – 7 апрельдә Флэшмоб

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

7нче номерлы Шәһәр хастаханәсе КДМУның "Неврология һәм реабилитация", "КДМУ" сырхауханә терапиясе һәм ОВП" сырхауханә терапиясе кафедралары, иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы республика үзәге белән берлектә халыкның сәламәт яшәү рәвешенә тугрылыгын арттыру буенча "Озын гомер адымнары"дигән флешмоб уздырды. Үткәрү урыны: Кабан күле яр буе.

Катнашучыларга сәламәт яшәү рәвеше, уңышлы картаюның, хәрәкәт активлыгының төп принциплары, йөрәк-кан тамырлары авыруларын һәм инсультны профилактикалау турында, короновирус йогышының нәтиҗәләре турында лекцияләр укыдылар, организмга инструменталь тикшерүләр үткәрделәр: артериаль кан басымын үлчәү, пульсоксиметрияне. "Бөтенроссия Зарядкасы", скандинавия йөреше буенча мастер-класс үткәрделәр.

"РИС һәм МПҮ" ДАССОның спорт медицинасы бүлеге мөдире Нияз Бикчурин үз чыгышында сәламәт яшәү рәвешенең 7 төп «Баганасын» билгеләде: физик активлык, балансланган туклану, зарарлы гадәтләр булмау, гигиеник тәрбия, тулы кыйммәтле йокы һәм ял, сәламәтләндерү процедуралары һәм эмоциональ кәеф.

Чара барышында «РИС һәм МПҮ» ДАССОсы чыгарган профилактик юнәлештәге мәгълүмати материаллар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International