2021 елның 16-18 апрелендә Казанның Су спорт төрләре сараенда синхрон йөзү буенча FINA Дөнья сериясе Этабы узачак.
Ярышларда Россия, Сербия, Испания, Япония, Казахстан, Словакия, Чехия, Болгария һәм Белоруссиядән 70 тән артык спортчы катнашачак.
Спорт программасы 3 көн дәвам итәчәк һәм соло, дуэт, дуэт-катнаш, төркем (техник һәм ирекле программалар) һәм акробатик төркем дисциплиналарында ярышларны үз эченә алачак.
«Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССОсы ярышларны турыдан-туры спорт мәйданчыгында булган мобиль бригада белән медицина белән тәэмин итә.