«ТР ССМ РКХ» ДАССОның Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең җитәкчесе Рәисә Нестерова табиблар һәм урта медицина персоналы өчен иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә беренче һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класс үткәрде.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру гамәлләре турында хисаплар.
Тыңлаучылар беренче һәм кичектергесез медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтүнең заманча алгоритмы белән таныштылар. Йөрәк-үпкә реанимациясе методларын эшләү өчен манекен-тренажерларда гамәли күнекмәләргә өйрәнделәр.
Һәр укучы үз кулы белән тренажерларда белгеч контроле астында күнекмәләр кулланды.
«РИС һәм МПҮ» ДАССОның медицина персоналы мастер-класс үткәргән, спорт-массакүләм ярышларда медицина хезмәтләрен күрсәткәндә кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр өчен рәхмәтле.