Казанда традицион язгы Аеклык бәйрәме 28 апрельдә узды

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең табиблары 28 апрельдә академиклар музеенда узган язгы Аеклык бәйрәмендә катнаштылар.

Акцияне оештыручылар-"Ышаныч" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге катнашында аеклык ассоциациясенең Казан бүлеге һәм академиклар йорты –уку йортлары студент-волонтерлары, Казан шәһәре медицина оешмаларының медик-профилактика юнәлешендәге нарколог табиблары һәм белгечләре.

Акция кысаларында музейда экскурсоводларны һәм туган якны өйрәнүчеләрне чакырып төрле экскурсияләр үткәрелде. Һәр төркем өчен аек хәрәкәтнең тарихи традицияләре белән бәйле танып-белү интерактивлары һәм квестлар оештырылды. Танылган химикларның аеклыкка нинди мөнәсәбәте бар, шәһәрдә нинди урыннар аеклык турында сөйли, хәзерге тормышта аеклык нәрсә белән файдалы булырга мөмкин? - бу хакта экскурсоводлар тематик экскурсияләрдә сөйләделәр.

Чара ахырында барлык теләүчеләргә кондитер әйберләре белән чәй эчү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International