Казанда флорбол буенча Махсус Олимпиада ярышлары башланды

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Казан бадминтон үзәгендә Махсус Олимпиаданың флорбол һәм юнифайд-флорбол буенча ярышлар старт алды.

Турнир 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына багышланган тест чаралары кысаларында үткәрелә. Ярышларда илнең тугыз регионыннан интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган 130га якын атлет катнашачак.

Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге ярышларны спорт мәйданчыгында һәм медицина пунктында булган мобиль бригада белән медицина белән тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International