Казанда Суга сикерү буенча Россия чемпионаты башланды

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

2021 елның 28 маеннан 2 июненә кадәр Казанның Су спорт төрләре сараенда Суга сикерү буенча Россия чемпионаты бара. Чемпионатта Россиянең 14 төбәгеннән 150гә якын спортчы катнаша.

Ярышлар программасына индивидуаль, синхрон, катнаш, шулай ук парлы (FINA программасы буенча) ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан сикерү, команда ярышлары керә. Суга сикерү буенча Россия чемпионаты Токиода узачак Олимпиадада катнашачак суга сикерү буенча Россия җыелма командасы составын формалаштыру өчен сайлап алу туры булып тора.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге спорт чарасын мобиль бригада белән медицина ярдәме күрсәтә, аның бурычы-кичектергесез халәтләрдә һәм травмаларда медицина ярдәме күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International