«Сәламәтлек электричкасы» профилактик акциясе үткәрелде

2021 елның 11 июне, җомга

12 июнь – Россия көне алдыннан «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССОда Казан шәһәренең «Содружество» АҖ пассажир компаниясе белән берлектә пассажирлар өчен «Сәламәтлек электричкасы» акциясе уздырдылар. Сәламәтлек электричкасы маршруты «Казан» станциясеннән «Зөя» станциясенә кадәр һәм кире якка узды. Профилактик акция вагоннарның берсендә узды.

Чарада катнаштылар: «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның халыкны гигиена тәрбиясе бүлеге табибы Розалия Харисова, нутрициолог Диләрә Бариева, «РИС һәм МПҮ» ДАССОның спорт медицинасы бүлеге табибы Ләлә Гомәрова, «Республика наркология диспансеры» ДАССОның медицина психологлары Лиана Тимофеева һәм Ника Нельсон, ТР ССМ» Казан дәүләт медицина университеты «ЮББ ФДБМУнең» мәгълүмати гигиена», «Студентлар лигасы» Региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы волонтерлары, «Төньяк йөреш буенча Россия Федерациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының скандинавия йөреше буенча инструкторы Филарет Пирожок.

Акция барышында пассажирлар өчен артериаль кан басымын үлчәү һәм тән массасы индексын билгеләү, скандинавия йөреше буенча мастер-класс, сәламәт туклану, вакцинопрофилактика һәм диспансерлаштыру буенча индивидуаль консультацияләр, йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау буенча, тәмәке әйберләреннән, алкоголь эчемлекләреннән һәм наркотик чаралардан бәйлелек барлыкка килү сәбәпләре һәм баш тарту ысуллары мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрелде. Волонтерлар пассажирлар белән сәламәтлеккә тискәре йогынты ясаучы риск факторлары турында әңгәмә кордылар, «Сәламәтлек турында ничек кайгыртырга» дигән темага анкеталау үткәрделәр. «РИС һәм МПҮ» ДАССОсы чыгарган күрсәтмә-мәгълүмати әдәбият таратылды.

Пассажирларның гомуми күләме 73 кеше тәшкил итте.

Фоторәсемнәр "Фоторепортажлар" бүлегендә"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International