«Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССО «Күкрәк ашату турында мин нәрсә беләм? 1 июнь-Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Яшь әниләр арасында бәйге.
Әлеге бәйгене үткәрүнең төп максаты булып яшь әниләрнең күкрәк сөте белән туендыруның файдасы турында белемнәрен өйрәнү тора.
Күкрәк сөте-табигать тарафыннан ясалган уникаль туклану продукты. Ул үз эченә алган җиңел үзләштерелә торган аксымнар, микроэлементлар, иммун комплекслар һәм сабыйны төрле инфекцияләрдән ышанычлы саклый. Бала белән әни арасында ашату процессында үзәк нерв системасы үсешенә һәм психик эшчәнлеккә уңай йогынты ясый торган үзенчәлекле, күренмәс контакт билгеләнә.
"Болгар радиосында" туры эфирда конкурста катнашучыларга күкрәк сөте ашатуның әһәмияте турында радиотапшырулар алып баручының сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителде. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләр арасында иң беренче булып чыкты:
Җиңүчеләр «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССОДАН кызыксындыргыч бүләкләр һәм сувенирлар алдылар.
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Һәр катнашучыга рәхмәт белдерәбез, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез.