«РИС һәм МПҮ» ДАССО ТР МДН оештырган видеоконференциядә катнашты

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

ТР мөселманнары Диния нәзарәте "РИС һәм МПҮ" ДАССО белән берлектә үз программасы кысаларында «Яшьләр арасында психоактив матдәләр куллануны профилактикалау» темасына он-лайн режимда түгәрәк өстәл үткәрде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар һәм спикерлар: «КДМУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең психиатрия кафедрасы профессоры, м.ф.д., нарколог, психотерапевт Ләйлә Шәйдукова, «РНД» ДАССОның РСО буенча баш табиб урынбасары Илдар Таҗетдинов, «РИС һәм МПҮ» ДАССОның халыкка гигиена тәрбиясе буенча табибы Розалия Харисова, социаль үсеш бүлеге башлыгы, ТР МДН дагват җитәкчесе Айгөл Биктимирова, дәгъват белгечләре – УФСИН системасында эшләү һәм җәза үтүче затларны реабилитацияләү өчен җаваплы Марсель хәзрәт Мингалиев, «Сәләх» мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Түгәрәк өстәлнең модераторы - ТР Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге баш белгече Марат Сәлахов.

Социаль характердагы, шул исәптән сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен уңайлы мохит булдыру, яшьләр арасында, мәчетләргә йөрүче һәм төзәтү колонияләрендә булган кешеләр арасында наркоманияне беренчел һәм икенчел профилактика үткәрү сыйфаты турында фикер алышынды.

Катнашучылар һәм тыңлаучылар сыйфатында Татарстан Республикасы районнары имамнарының киң даирәсе чыгыш ясады, алар киләчәктә үз һөнәри эшчәнлегендә профилактик эш күнекмәләрен кулланачаклар.

Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча катнашучылар Татарстан районнарында беренче профилактика чараларын оештыруның әһәмиятлелеге, методик рекомендацияләр һәм популяцион материаллар эшләү турында ассызыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International